«Әй күктәге Атабыз!», «Отче наш»
Әй күктәге Атабыз! Данлы булып торсын исемең Синең, килсен патшалыгың Синең, җирдә дә күктәгечә булсын иркең Синең. Бүген көнлек икмәгебезне бир безгә. Бурычларыбызны кичер, без дә безгә бурычлы булганнарга кичергән күк. Безне алданырга ирек җибәрмә. Яманнан коткар безне. Амин
Иман символы. Символ веры
1Иман китерәмен бер Алла Атага, булган нәрсәләрне Тотучы дип, күкне һәм җирне, барысына да күренә торганны һәм күренми торганны Яратучы дип. 2Һәм бер Ходай Гайсә Мәсихкә, Алла Улы дип, бердәнбер туган, бар гасырлардан элек Атадан туган дип, яктыдан якты, чын Алладан чын Алла дип, туган, яратылган түгел, асылы Ата белән бер, барысы да Аның аркылы булган дип. 3Без кешеләр өчен, һәм безне коткарыр өчен күктән иңгән дип, Изге Рух һәм Мәрьям Кыздан тәнләнгән, һәм кеше булган дип. 4Понтий Пилат вакытында безнең өчен хачка кадакланган, һәм газап чиккән, һәм күмелгән дип. 5Һәм өченче көнендә Изге язма буенча терелеп торган дип. 6Һәм күккә күтәрелгән, һәм Атаның уң ягыннан утырган дип. 7Тереләрне һәм үлеләрне хөкем итәргә олылык белән тагы киләсе, патшалыгы һич тә бетәсе түгел, дип. 8Һәм Изге Рухка, тере итүче Ходай дип, Атадан чыга торган, Ата һәм Ул белән тиң табынулы, һәм тиң данлаулы, пәйгамбәрләр аркылы Ул сөйләгән дип. 9Бердәнбер изге, кафолик һәм рәсүлләр Җыенына. 10Чумдыру бер дип гөнаһларны кичертә дип, икърар итәмен. 11Үлеләрнең терелеп торачагын. 12һәм киләчәк дөньяның тормышын көтәмен. Амин.